Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмәлеләр изге сәфәргә кузгалдылар

28 август көнне Казан аэропортыннан беренче төркем - барлыгы 98 кеше Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга юл тотты. Бөгелмә шәһәрендә дә беренче төркем хаҗ кылырга баручыларны изге сәфәргә озаттылар. Беренче булып Тәнзилә белән Солтанбәк Бекешевлар гаиләсе юлга кузгалды. 48 кешедән торган төркемнең җитәкчесе итеп Баулы шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт...

 

28 август көнне Казан аэропортыннан беренче төркем - барлыгы 98 кеше Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга юл тотты.

Бөгелмә шәһәрендә дә беренче төркем хаҗ кылырга баручыларны изге сәфәргә озаттылар. Беренче булып Тәнзилә белән Солтанбәк Бекешевлар гаиләсе юлга кузгалды. 48 кешедән торган төркемнең җитәкчесе итеп Баулы шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов билгеләнде. Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан очып киткән самолетта хаҗ кылучылар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килеп төшәчәк. Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ кылучылар автобусларга утырып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса