Сәҗдә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәерең белән кил, шәүвәл ае!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез, һиҗри календарьда изге рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Шәүвәл аеның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Бу рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан...
-
Уразаның саулыкка файдасы зур
Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Уразаның тәнебезне савыктыру ягыннан үтемле булуын табиблар инде күптән дәлилләде. Табиблар сүзләренә караганда, ураза тотканда бавыр күзәнәкләре ял итә, артык күбәеп киткән холестерин кими. Күләме аз гына күтәренке булган очракта, кандагы шикәрнең микъдары да нормага кайта. Ураза дәвамында уртача ике генә тапкыр ашау организмга...
-
Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар
Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим. Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәнбез икән,...
-
"Тәнем суынганын сиздем, бәхилләшә башладым. “Мин үләм”, – дим"
Дин юлына төрле кеше төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында кереп китә. 26 яшьлек Казан кызы Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң әүвәл хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди. Беренче төш - Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга...
-
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ифтар мәҗлесе уздырды
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырды. Кичәнең мактаулы кунаклары арасында ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәисе Камил хәзрзт Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, республикабыз көньяк-көнчыгышы имам-мөхтәсибләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы имамнары, дин кардәшләребез бар иде. Авыз ачу мәҗлесендә барлыгы 200ләп кеше катнашты. Мөфти Камил...
-
Июнь аена намаз вакытлары
-
Май аена намаз вакытлары
-
Сатуга электрон намазлык чыкты
Хәзер намазларны уку күпкә җайлырак, сатуга электрон намазлык чыкты. Уникаль намазлык датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буташмаска, намаз вакытында бөтен хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк. Электрон намазлыкка намаз эчендә укыла торган сурәләр һәм догалар тыңларга мөмкинлек бирүче аудиоплеер урнаштырылган. Аларны бик рәхәтләнеп тыңлап була, бары тик артыннан...
-
Апрель аена намаз вакытлары
-
Диния Нәзарәте съездында – бөгелмәлеләр
Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә имамнар җыелышы үтте. Көн кадагында торган төп сорау - алдагы ТР Диния Нәзарәте сайлауларында катнашу өчен делегатлар сайлау. Шунысын билгеләп үтәсе килә, быел ТР Диния Нәзарәте съездларын үткәрү тарихында беренче тапкыр һәрбер мөхтәсибәт үз делегатларын ниндидер чикләнгән квоталарсыз, мөстәкыйль рәвештә билгели. Әлеге чарада Бөгелмә районы һәм...
-
Сөннәт буенча гамәл кылыйк
Шәһәребезнең үзәк мәчетендә "Нурия" мөселман хатын-кызлары клубы чираттагы чарасын уздырды. Бу юлы очрашу авыруларны, чирләрне сөннәт буенча дәвалау темасына багышланган иде. Мәгълүм булганча, сөннәт буенча дәвалау пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) әйтеп калдырганча һәм догалар, Коръән аятьләре ярдәмендә дәвалау ул. Бу хакта хәдисләр юл күрсәтүче булып тора. Кеше сәламәтлеге аның ризыгына, эчәр...
-
"Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале катнашучылар җыя
18 март көнне Бөгелмәдә янә "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу чара Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә шәһәре, Я.Гашек урамы 3 йортында сәгать 10.00 узачак. Катнашырга теләүчеләр Кызыл Бистә урамы, 68нче йорт буенча мөрәҗәгать итә ала. Тулырак мәгълүматны 4-16-98 һәм 8987-063-97-44, 8-937-776-69-98, 8-919-627-59-66 номерларына шалтыратып белергә мөмкин. Заявкаларны шулай ук husnutdin73@mail.ru ;...
-
Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар исемлеге билгеле булды
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү гаризалары 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды. Сайлау нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие вазыйфасына Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстан мөфтие, "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы), Татарстанның баш казые вазыйфасына - Җәлил хәзрәт Фазлыев...
-
Февраль аена намаз вакытлары
-
Хаҗилар саны арта
Быел Согуд Гарәбстаны хаҗ кылырга килүче 2,5 миллионнан артык мөселманны кабул итәчәк. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 800 мең кешегә күбрәк. Шушы хакта Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры Әдил бен Зәйд әт-Тарифи белдерде.