Хәдисләр
*Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтергә саранланган кеше бәхетсез булыр.
*Иң яхшы сәдака – су белән сугару.
*Иң күркәм иман –сабырлык һәм юмартлык.
*Мөселманнар юлыннан зарарлы чүп-чарны алып ташлагыз. Ул да сәдакагыз булыр.
*Изгелекләрең өчен шатланыр, яманлыкларың белән көенер кеше булсаң, син – мөэмин.
*Бер-берсен дошман күреп, килешүгә бармаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә ачулы.
*Аллаһы Тәгалә бәндәсенә изгелек теләсә, аңа кешеләр ихтыяҗын юнәлтә.
*Күп көлү күңелне үтерә.
*Динеңдә ихлас булсаң, аз гамәлең дә үзеңә җитәрлек булыр.
*Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле хәдис – хак әйтелгән хәдис
*Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле йорт – ятимнәрне хөрмәт иткән йорт
*Ризыгыгызны суытыбрак ашагыз, эсселектә бәрәкәт юк
*Дөньяны гына сөю – бөтен хаталарның башыдыр.
*Белгән нәрсәләрне башкаларга өйрәтегез. Җиңеллекне ихтыяр кылыгыз, авыр итмәгез. Сөендерегез, нәфрәтләндермәгез. Ачу чыкса, тик торыгыз.
*Бозык мәҗлескә баруга караганда, ялгызлык хәерлерәктер. Изге мәҗлестә булу ялгыз утырганга караганда хәерлерәктер.
*Телнең иң зур хатасы – ялган. Иң зур гөнаһы – гайбәт.
*Тәквалык (диндарлык, Аллаһтан курку) – иң изге дәрәҗәдер.
*Иң изге байлык – күңел байлыгы.
*Сез бәндәләрне малыгыз белән риза кылдырып бетерә алмассыз, әмма ачык йөзегез һәм гүзәл холкыгыз белән аларны үзегезгә карата алырсыз.
*Һәркемнең урыны – дүрт аршин җир.
*Берәү ачуын баса алса, Аллаһ аңа әҗерен бирер.
*Түзгәнгә – икеләтә әҗер.
*Бәхетле кеше – башкаларга карап гыйбрәт алучы.
*Бер начарлык эшләдең исә, артыннан ук яхшылык кыл, яманлыгың сызылып ташланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа