Бөгелмә мәчетләрендә Мәүлид ашлары дәвам итә
Бөгелмә шәһәренең Үзәк һәм Ислам нуры мәчетләрендә Мәүлид кичәсе үтте.
Рабигыль-әүвәл аеның 24нче көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең туган ае уңаеннан Бөгелмә шәһәренең Үзәк һәм Ислам нуры мәчетләрендә Мәүлид кичәсе уздырылды. Бу чарага өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, мәктәп балалары җыелды.
Мәүлид кичәсендә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары, “Фәнис” мәдрәсәсе укытучылары, укучылары, мәчет хезмәткәрләре һәм башка кунаклар катнашты. Кичә дәвамында хәзрәтләр һәм укытучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам тарихын искә алдылар, аның тарихыннан гыйбрәтләр китерделәр. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам тормышыннан вакыйгалар сөйләделәр, аның күркәм үрнәге, әхлагы нигезендә тормыш итәргә чакырдылар. Мәүлид мәҗлесе Көръән уку һәм дога кылу белән тәмамланды.
Соңгы елларда Татарстан мәчетләрендә һәм шәхси йортларда Мәүлид ашлары үткәрү күркәм гадәткә керде.
Рамил хәзрәт Хөснетдинов,
Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе
Нурислам КУЧКАРОВ фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа