Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары "Мәүлид ән-Нәби"дә катнаштылар
Болгарда традицион рәвештә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан, Мәүлид ән-Нәби республика кичәсе узды.
Кичә Болгар ислам академиясе бинасында узды. Бирегә галимнәр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам уку йортлары укытучылары, шәкертләр, республиканың җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, шулай ук Россия төбәкләреннән мөселман дин әһелләре җыелды.
Дин кардәшләргә төп мөрәҗәгать белән Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул Мәүлиднең мәгънәсен аңлатты. Шулай ук нотыклар белән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү, үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Альбир Крганов, Башкортстан мөфтие Айнар хәзрәт Биргалин, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин, Башкортстан, Чуашстан, Коми, Дагстан, ХМАО, Иваново, Ульяновск өлкәләре, Байкал арты краеннан күренекле дин әһелләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа