Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Һәр ишеткән сүзеңне сөйләп йөрмә

Мәгълүмат чыганаклары кирәгеннән артык күп булган тизлек заманында яшибез.

Әле кайчан гына кесә телефоны бик сирәк кешеләрдә генә булып, күпләр өчен гайре гаҗәеп бернәрсә булып тоела иде, ә хәзер бала-чагадан алып карт-карчыкларга кадәр шул телефоннан аерыла алмый.  Телефондагы WhatsAppка, ВКонтактега, Instagramга нинди генә язмалар, видеолар, хәбәрләр килеп тормый!  Ул телевизордагы йөзләгән каналдан нинди генә тапшырулар күрсәтмиләр.  Без инде «төшергәч, язгач, дөрестер инде бу» дип, үзебез дә аңлап бетермичә, хаклыкка туры килү-килмәвен дә тикшереп тормыйча, тизрәк танышларга, күрше-тирәгә сөйләргә ашыгабыз.  Ә бит соңыннан аларның кайберләре дөрес хәбәр булмаганлыгы ачыклана. Әмма соң инде, үзебезнең кабалану-ашыгуыбыз белән ялган таратуга сәбәп кылган булабыз.  Шуның аркасында Аллаһы каршында гөнаһлы да булабыз. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) түбәндәге сүзләрен китерү дә җитә: “Ялганчы булу өчен ишеткән һәр сүзне башкаларга сөйләп йөрү дә җитә” (Мөслим риваяте).

Кардәшләрем, игътибарлы булыйк, сөйләгәндә дә, таныш-белешкә телефон аша төрле язмалар, видеолар таратканда да бернәрсәне онытмыйк: һәр кылган гамәлебез өчен Аллаһы каршында җавап тотачакбыз…

Халыкның: «Берне сөйләгәндә, бишне уйла» дигән әйтемен һәрчак исеңдә тот. Ишеткән бер хәбәрне таратканчы, иң элек, үз-үзеңә сорау бир: «Бу дөресме икән? Моны укучы яки караучы кешегә берәр файдасы тиярме?».

Дөреслеген тикшермичә, тегеннән-моннан ишетелгән сүзне башкаларга сөйләүдән саклан! Әгәр  ул сүз ялган булып чыкса, син  ялган таралуга сәбәпче булачаксың. Онытма, пәйгамбәребезнең хәдисе   дә телебезне гөнаһтан сакларга өнди, ялган сөйләүдән тыя.

Аллаһ Тәгалә эш-гамәлләребезне, сөйләгән сүзләребезне хәерле кылсын  һәм ялган таратудан, ялган таратучыларга ярдәмче булудан барыбызны да имин итсен иде…

 

Вәгазьләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса