Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЗАГСта Алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.

50 ел элек язмыш Сергей Захарович белән Нина Петровнага зур бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, бу зур дөньяда үз яртысын тапкан. Алар инде ярты гасыр буе кулга-кул тотынып бара, ә  гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.

Юбилярлар менә дигән балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Сергей һәм Нина 1970 елда авыл клубында узган кичәдә танышалар. Сергей Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Су асты көймәсе морягы формасында матур һәм статуслы яшь кеше шунда ук Нинаның күзенә ташлана. Яшьләр очраша башлый һәм бер елдан соң өйләнешәләр.

Бу тантаналы көнне юбилярлар балалары, туганнары һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр. ЗАГС бүлеге белгечләре юбилярларга Юбилей таныклыгы һәм медаль тапшырдылар.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса