«Валдо Чи» мордва халык ансамбле бөгелмәлеләр өчен отчет концерты белән чыгыш ясады
Яңалыклар

«Валдо Чи» мордва халык ансамбле бөгелмәлеләр өчен отчет концерты белән чыгыш ясады

Концерт Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

Бөгелмә Техника йортында мордва халык фольклор ансамбленең «Валдо Чи» отчет концерты узды. Аның җитәкчесе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Рыжова, музыка җитәкчесе – Алексей Жернаков.

Коллектив башта мордва мәдәниятен яратучылар клубы буларак эшли башлый, 2003 елдан иҗат коллективына әверелә. Ансамбль составында төрле яшьтәге кешеләр-5 яшьтән 75 яшькә кадәр. Аларны гореф – гадәтләрне, йолаларны саклау якынайтты.

Бүген халык ансамбле - Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, халыкара фестивальләр, Мордовиядә мордва мәдәнияте бәйрәмнәренең даими кунагы, Казанда «Безнең йортыбыз –Татарстан» Республика фестиваленең Гала-концертында катнашучы.

Концерт Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.