Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда эшкуарлар өчен бушлай курслар узачак

Укулар “Россия экспорт үзәге” АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча көндезге форматта узачак.

Татарстан эшкуарларына бушлай экспорт эшчәнлеге курслары оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды.

Программа экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга җыенучы кече һәм урта бизнес вәкилләренә юнәлдерелгән.

Укулар Россия экспорт үзәге АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча көндезге форматта узачак. Халыкара сөйләшүләр, тышкы сәүдә контрактын төзү, таможня рәсмиләштерүе, логистика процессларын оптимальләштерү һәм валюта түләүләрен алу кебек төп темаларга модуль принцип буенча төзелгән 11 семинар үткәрү планлаштырыла.

Катнашу өчен теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://exportedu.ru/events/2928.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса