Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан педагоглары август киңәшмәсенә Алабугада җыелачак

2020 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 14 августта узачак. Аны яңа “Адымнар-Алабуга” яңа полилингваль комплексында үткәрәчәкләр. Очрашуның темасы “XXI гасыр мәгарифе: бүгенгесе - киләчәк өчен” булачак.

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук югары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре һ.б. катнашында оештыралар.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыятькә күрә, катнашучылар саны катгый чикләнгән. Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән үткәрелә.
Педагоглар советында “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясалачак, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, шул исәптән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә, һөнәри һәм өстәмә белем бирүне үстерү турында сөйләшәчәкләр.
Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» милли проектларын һәм алты федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Республикага беренчесен тормышка ашыру хисабына – 1,5 миллиард сум, икенчесенеке өчен – 2 199,86 миллион сум, өченчесенә – 450 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән. Федераль программалар ярдәмендә Татарстан шула ук  860,4 миллион сум акча алган.
Август киңәшмәсенең видеотрансляциясен 14 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының http://mon.tatarstan.ru/rus/august-online.htm рәсми сайтында карарга мөмкин. Шулай итеп, конференцияне республиканың барлык педагогларына да күрү мөмкин булачак, алар – 65 меңнән артык кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса