Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә йомгаклау иншасын 7 декабрьдә язалар

Йомгаклау иншасын язу өчен 23 ноябрьга кадәр теркәлү узарга кирәк. 7 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә йомгаклау иншасын язачак. Моның өчен алар 23 ноябрьгә кадәр теркәлү узарга тиеш. Бу уку елында мәктәпләрне тәмамлаучылар үзләре белем алу учрежденияләрендә теркәлә. Мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар төбәктәге мәгариф...

Йомгаклау иншасын язу өчен 23 ноябрьга кадәр теркәлү узарга кирәк.


7 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә йомгаклау иншасын язачак. Моның өчен алар 23 ноябрьгә кадәр теркәлү узарга тиеш.

Бу уку елында мәктәпләрне тәмамлаучылар үзләре белем алу учрежденияләрендә теркәлә. Мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар төбәктәге мәгариф идарәсе органнары билгеләгән урыннарга гаризаларны тапшыра, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Быел укучылар акыл һәм хис, намус һәм намуссызлык, җиңү һәм җиңелү, тәҗрибә һәм хаталар, дуслык һәм дошманлык турында уйлануларын язачак. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк вакыт бирелә. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала, дип хәбәр итә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте.

Нәтиҗәләре канәгатьләндермәслек булса, төрле сәбәпләр аркасында йомгалау иншасын язарга килә алмаганнар яисә язып бетерергә өлгермәгәннәр 2017 елның 1 февралендә яисә 3 майда кабат яза алачак. Мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучыларга билгеләнгән көннәрнең теләсә кайсысында язарга рөхсәт ителә. Алар йомгаклау иншасы нәтиҗәләрен вузларга кергән вакытта күрсәтә алачак.

11 сыйныфта уңышлы язган иншалар БДИ тапшыру мөмкинлеген бирә. Йомгаклау иншаларын язу чыгарылыш имтиханнары исемлегенә 2014-2015 уку елында кертелгән.

http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса