Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ташла тәмәкеңне, кәнфит суыр!

Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен бик тә зыянлы икәнлеген "Ялкын" приютындагы үсмерләр бик яхшы белә. Бу зарарлы гадәткә каршы алар һәрдаим көрәшәләр: тематик әңгәмәләр үткәрәләрп, хокукый дәресләрдә катнашалар, листовкалар әзерләп, микрорайонда яшәүчеләргә, урамнан узып баручыларга да өләшәләр. Бу юлы егетләр урамга "Син миңа тәмәкеңне бир, мин сиңа кәнфит бирәм" дигән плакатлар...

 

Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен бик тә зыянлы икәнлеген "Ялкын" приютындагы үсмерләр бик яхшы белә. Бу зарарлы гадәткә каршы алар һәрдаим көрәшәләр: тематик әңгәмәләр үткәрәләрп, хокукый дәресләрдә катнашалар, листовкалар әзерләп, микрорайонда яшәүчеләргә, урамнан узып баручыларга да өләшәләр.

Бу юлы егетләр урамга "Син миңа тәмәкеңне бир, мин сиңа кәнфит бирәм" дигән плакатлар тотып чыктылар. Үсмерләрне күргән узгынчылар, кайберләре шатланып, кайберләре оялып кына акциядә катнашып киттеләр. Арада: "Балаларны кәнфит белән сыйлыйм әле!" - дип, тәмәкесен кәнфиткә рәхәтләнеп алмашучылар да булды.

Әлеге күркәм чара приютта тәрбияләнүче балаларның үз тормышларында да уңай эзен калдырыр, тәмәке тарта башлаганчы, аның зарары турында уйлап, ул зәхмәттән баш тартырлар дип ышанасы килә, дип тирән ышаныч белдерә тәрбияче Фирдәүс Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса