Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш баласы – әле дә әрни йөрәк ярасы

Сугыш… Нинди куркыныч сүз. Бу хәбәр һәрбер гаиләне тетрәндергән, язмышларның астын-өскә китергән...

Инде Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт узган. Тик аның авыр хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган һәм ул хатирәләр буыннардан-буыннарга күчеп килә. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, ул коточкыч  вакыйгалар кабат-кабат искә төшә. Дәһшәтле сугыш әниемнең гаиләсен дә читләтеп үтми. Аларга да сугышның  бар ачысын, бар газабын татырга туры килә. 

     Минем дә  әнием – Закирә Сәлмән кызыннан сугыш турында сораштырып, ул сөйләгәннәрне бер бит кәгазьгә теркисе һәм киләчәк буынга истәлекле ядкарь итеп калдырасы килде.  

– Әй язмыш, язмыш…. Миңа, кызым, гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде! Сугыштан соңгы еллардагы  хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтердә калкып чыга, гел яңарып тора йөрәкне әрнетә,  – дип сүзен башлады әнием. 

      Минем әнием Лениногорск районының Куакбаш авылында гаиләдә бишенче бала булып 1938 елның 11 апрелендә дөньяга килгән. Әниемә һәм  аның ике абыйсына, ике апасына,  әниләре  Фахрикамалга сугышның ачысын нык татырга туры килә. Әтиләре Сәлман Ризван улын һәм аның олы уллары Габделхәйне Ватанны яклау-саклау өчен сугышка алып киткәннәр. 1941 елда фронттан әтиләреннән  берничә хатта килеп өлгерә. Ә аннары ул канкойгыч Сталинград сугышында һәлак була.  

– Әнием  Фахрикамал  көне -төне колхозда эшләгән. Сугыш вакытында  безгә  бик  авыр булган, – дип сүзен дәвам итте әнием. – Бервакыт сыерыбыз да үлгән. Ач-ялангач үстек без. Яз көннәрендә басуга чыгып, җир астына күмелеп калган калган бәрәңгеләрне чүпләдек, аннары шуны әниебез пичтә пешереп, безгә ашата торган иде. Боларын инде үзем дә хәтерлим. Урманда балтырган, кузгалак, үләннәр жыеп та тукланырга тырыштык. “Сугыш беткән, тәмамланган!” дигән, зарыгып көткән олы сүзне ишеткәндә, әниемнең күзләрендә шатлану күрмәдем мин... 

    Авылда уйнап үскән малайларның, кызларның әтиләре сугыштан кайта башладылар. Кайсысының  аягы юк, кайсысы кулсыз, барыбер исән кайтулары иң зур сөенеч бит әле аның! Ә безнең әти, күпме генә көтсәм дә, күренмәде…  Нык кыен иде миңа башка балаларның әтиләре булганын, ә безнеке юк икәнен аңлый башлагач.  

Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җиңеләймәде бит. Ул вакытларда бөтен бала-чаганың аякларында чабата, күтәртмәле башмак. Шуны киеп, Куакбаш мәктәбендә 7 классны тәмамладым. Абый-апаларым башта колхозда  эшләде, аннары Бөгелмәгә китеп, эшкә урнаштылар.  

Мин дә, мәктәпне тәмамлагач, алар янына килдем. Балалар бакчасында эшләдем, аннары Әлмәткә сату-хисап техникумына укырга кердем. Шулай итеп, әкрен генә тормыш җайлана башлады, – дип сөйли әнием.  

Аның әрнүле хатирәләре беребезне дә битараф калдырмый. Никадәр ачы язмышлар кичергән бу сугыш елы балалары! Ә бит барыбер бирешмәгәннәр: ачлыкка, ялангачлыкка, ятимлеккә карамыйча, укыганнар, эшләгәннәр, тырышканнар, матур гомер иткәннәр, кешеләргә дә бик игелекле булып кала алганнар. Безгә, бигрәк тә балаларга тынычлыкның кадерен белергә, алар үрнәгендә сабырлыкка, киң күңелле булырга өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле!  

  Минем әнием бик тырыш кеше.  30 ел бер урында – “Балалар дөньясы” (“Детский мир”) кибетендә эшләде ул. Туган  абыйсы Габделхак Резван улы  һәм апалары белән бик тату булып, бер-берсенә гомер буе ярдәмләшеп яшәделәр. Хәзер инде әниемә 82 яшь тула.   

– Сез бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшисез, – ди ул безгә.  Бик күп авырлыклар күргән әниемә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп озак яшәргә язсын иде әле дип, теләкләр телим мин. 

Олылар хаклы – хәзерге тормышнын кадерен белик, кешеләрне яратыйк, ә үткәннәрне онытмыйк! 

Гүзәлия СӘХАБИЕВА, 

Бөгелмә шәһәре 

Фото – Гүзәлия Сәхабиеваның гаилә альбомыннан 

Закирә Сәлмән кызы (сулда) – туганнары Тәскирә, Хәдичә Сәлмән кызлары, Кәшифә Әхмәдулла кызы һәм Асия Сәлмән кызы белән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса