Тантана «Хәтер» хәрби Дан залында узды.
Музей залларының берсенә безнең шәһәрдә туган сигез геройның туганнары җыелды.Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына бүләкләр тапшырды.
— Ватанга хезмәт итү — һәр ир-атның изге бурычы, — диде Дамир Илдусович. —МХО барышында безнең егетләр-солдатлар, офицерлар, иреклеләр —батырларча, иңгә-иң куеп хезмәт итүләрен дәвам итәләр, без һәм киләчәк буыннар тыныч күк астында яшәсен өчен барысын да эшлиләр. Бөгелмәлеләр дә сугышчан бурычларны лаеклы үтиләр, әмма кайвакыт үз гомерләрен дә аямыйлар.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен гвардия рядовое Ветерков Валерий Александрович, гвардия старшинасы Галиуллин Рөстәм Рәфис улы, рядовой Гималов Ринат Нәҗми улы, рядовой Емельдяжев Алексей Николаевич, рядовой Җәләлетдинов Артур Әбүзәр улы, рядовой Мокроусов Владимир Петрович, гвардия рядовое Хисамеев Вячеслав Радикович һәм рядовой Якунин Илья Михайлович үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
Тантана һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды.
ФОТО: Наталья ПАНИНА.