Бөгелмә районында бөтен дөнья Мәче көнен билгеләп үттеләр
Яңалыклар

Бөгелмә районында бөтен дөнья Мәче көнен билгеләп үттеләр

«Татарстанда җәй» программасы кысасында Спас авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы чара үткәрделәр.

Балалар өчен «Мәчеләр турында» дип исемләнгән танып белү сәгате әлеге йорт хайваннарына багышланган бәйрәм хөрмәтенә оештырылды. Бу көн мәче яратучы миллионлаган кешеләрне берләштерә.

Балалар бәйрәм тарихы, мәчеләрнең үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре һәм гадәтләре турында күп яңалыклар белделәр. Катнашучылар хайваннар белән бәйле кызыклы фактлар һәм ышанулар белән таныштылар, шулай ук төрле токымнар турында белделәр. Балалар мәчеләр чыгарган тавышларны аңладылар, «мәче-тычкан» уенын уйнадылар һәм пазллар җыйдылар. Алар песиләр сурәтләре төшерелгән шаблоннарны буядылар һәм аларны импровизацияләнгән «тәрәзәләргә» урнаштырганнар.

Чара барышында алып баручылар балаларга күп кенә мәчеләрнең урамга чыгып, йортсыз калуларын искәрттеләр. Бу моңсу һәм дөрес түгел. Балалар кече туганнарыбыз турында кайгыртуның һәм аларга карата ярату һәм игътибар күрсәтүнең мөһимлеген аңладылар.

ФОТО: Анна КАТЕРМИНА.