Йортлар төзелгәннән бирле анда үзәк канализация булмаган.
Бөгелмәдә беренче тапкыр Локомотив урамындагы йортларга үзәк канализация үткәреләчәк. Бер үк территориянең фотосурәтләре нибары берничә ай аера, әмма үзгәрешләр инде сизелә. «Безнең ишегалды» республика программасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Локомотив урамындагы ишегаллары уңайлырак, матуррак һәм куркынычсызрак булачак.
Иң катлаулы объектларның берсендә — Верхний поселокның Локомотив урамындагы ишегалларында эшләр тулы көченә бара. Биредә хуҗасыз корылмалар сүтелгән һәм артык үсемлекләр җыелган, әмма төп үзгәрешләр алда әле.
Бу районда йортлар 1950нче елларда төзелгән, ләкин аларда үзәк канализация әлегә кадәр булмаган. Шуңа күрә бурыч территорияне яңарту гына түгел, ә халыкның күпьеллык инфраструктура проблемасын хәл итү.
Ишегалларын төзекләндерүгә 21 миллион сумга якын акча юнәлдерелгән, тагын 8,5 миллион — инженерлык челтәрләре салуга һәм канализация коллекторы төзүгә. Эшләр эзлекле алып барыла: башта инженерлык инфраструктурасы монтажлана, шуннан соң гына подрядчы юлларга, машина кую урыннарына һәм тротуарларга асфальт сала башлаячак. Бу киләчәктә коммуникацияләр салу өчен яңа өслекне ачмаска мөмкинлек бирәчәк.
Шул үк вакытта ишегалды территорияләрен яктырту буенча да эшләр алып барыла.