Бөгелмәдә баланың алимент хокукын якладылар
Татарстан Республикасы Бөгелмә суды гражданлык эшен карады.
Никах өзелгәннән соң бала анасы карамагында кала, баланы матди яктан карау өчен җаваплы кеше матди ярдәм күрсәтми, тәрбиядә катнашмый, даими эше юк.
Дәгъвачы җавап бирүчедән балигъ булмаган баланы карау өчен акчалата суммада алимент түләтүне таләп иткән. Суд дәгъваны канәгатьләндерү турындагы нәтиҗәгә килде. Якларның матди һәм гаилә хәлен һәм игътибарга лаек башка хәлләрне исәпкә алып, баланы тәэмин итүнең элекке дәрәҗәсен мөмкин кадәр саклап калудан чыгып, акчалата сумманың күләме билгеләнде.
Алимент түләтү өлешендә суд карары кичекмәстән үтәлергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia