Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көзен күңел моңлана

Музыка – бәхет һәм илһам чыганагы. Нәкъ менә ул безнең тормышны якты хисләр белән тулыландыра. 8 сентябрь көнне “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе хезмәткәрләре“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында, бөгелмәлеләр өчен чираттагы концерт оештырды. Ул Мәдәният һәм ял паркында узды.

Концерт программасы күпмилләтле һәм җылы атмосфералы булды. Спас авыл клубыннан килгән “Калинушка” вокаль ансамбле рус халык җырларын башкарды. Наратлы мәдәният йорты җырчылар Мария Черникова белән Екатерина Федорова үз чыгышлары белән концертка миллилек өстәп, чуваш халык җырларын башкардылар. Бөгелмә халкы авыл үзешчән коллективларын һәрвакыт җылы каршы ала. Бу хакта алкышлар сөйли. Нәкъ менә алар артистларны янәдән-янә сәхнәгә чыгарга көч бирә.

 

Нелли Иванова,

Күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе.

Елена Егорова,

Наратлы мәдәният йорты җитәкчесе.

Елена Егорова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса