Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игътибар! Старт!

Бөгелмәдә начар күрүчеләр һәм күрмәүче инвалидлар арасында традицион чаңгы ярышлары узды.

Республикакүләм шәхси һәм команда ярышларын үткәрү инициаторы – җирле Сукырлар җәмгыяте.

– Сәламәтлеккә бәйле чик-ләнүләр начар күрүчеләр һәм күрмәүче кешеләргә чаңгыга басарга комачауламый, – ди Бө-тенроссия сукырлар җәмгыя-тенең татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин. – Ярышта катнашучыларның барысы да чемпион. Чаңгыга басулары – үзе батырлык һәм җиңү!

Быел ярышлар Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре Иван Гаврилович Кременский истәлегенә багышлана. Ул начар күрүчеләр һәм күрмәүче кешеләр арасында чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш керткән спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы булган. Чарада аның кызы Марина һәм оныклары Данила белән Светлана катнаштылар.

– Бабам мине һәрвакыт үз ярышларына алды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Данила Березовский. – Мине чаңгыда йөрергә өйрәтүче дә ул иде. Җиргә кар

яткан көннән алып, язгы ташулар киткәнче бабам көннәрен чаңгыда үткәрә иде. Ул гомерен спортка багышлады.

Ярышлар узган көнне “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә Татарстанның сигез торак пункт-ыннан 30дан артык катнашучысы җыелды.

Беренче булып өч километрлы дистанциядә хатын-кызлар старт алды. Ир-атлар чаңгыда биш километр араны уздылар. Аннары ярышларда катнашучыларны команда эстафетасы көтә иде.

Начар күрүчеләр һәм күр-мәүче катнашучыларга сынау узарга волонтерлар – “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” җирле иҗтимагый оешмасы вә-килләре ярдәм итте.

Узыш нәтиҗәләре буенча аз күрүче ир-атлар арасында беренче урынны Баулы егете Илнур Тәкиев алды. Икенче урын-ны Түбән Камада туып-үскән Дмитрий Вавилов яулады, призерлар өчлеген бөгелмәле Равил Гыйсматуллин йомгаклады.

Бөтенләй күрмәүче ир-атлар арасында Түбән Камадан Сергей Добротворский җиңү яулады. Көмеш медальне аның якташы Алмаз Мәхмүтов, өченче урынны – Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Минголов алдылар.

Аз күрүче хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Бөгелмә кызы Тәслия Пинигина күрсәтте. Икенче урынны Урыссудан – Альфира Камалгинова, өченче урынны Азнакайдан Гөлнара Хәбибуллина алды.

Бөтенләй күрмәүче хатын-кызлар арасында Яр Чаллы кызы Ольга Волкова җиңү яулады.

Эстафетада Яр Чаллы командасы иң җитезе булды. Икенче урынны Түбән Кама вәкилләре яулады, бронзага Норлат җыелма командасы лаек булды.

Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса