Эшмәкәрләр өчен
15 май көнне башкалабыз Казанда "Бизнес класс" дигән программа эшли башлады. Әлеге прогрммма нигезендә, 2 356 эшмәкәр белемнәрен күтәрә башлаган. Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кулай программада районнардан катнашырга теләүчеләрнең аз булуы ачыкланды. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк! Үзебезгә дә белемнәребезне даими күтәреп торырга кирәк...
15 май көнне башкалабыз Казанда "Бизнес класс" дигән программа эшли башлады.
Әлеге прогрммма нигезендә, 2 356 эшмәкәр белемнәрен күтәрә башлаган. Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кулай программада районнардан катнашырга теләүчеләрнең аз булуы ачыкланды. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк! Үзебезгә дә белемнәребезне даими күтәреп торырга кирәк бит! Менә дигән программа эшли башлады, анда белемнәрен күтәрергә теләүчеләрнең булмавына ышынмыйм", - дип, район башлыкларына тәнкыйть белән чыкты һәм әлеге эшне контрольгә алырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа