Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәгаз: килешүне ничек яңадан төзергә

Бөгелмәдә — «Бөгелмәгаз» ЭПУның структур бүлекчәсе.

2023 елның 1 сентябреннән, законнарда үзгәрешләр кертелү сәбәпле, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне өйләргә табигый газ җибәрүче газ бүлү оешмасы гына үткәрә ала. Татарстан Республикасында бу — «Газпром трансгаз Казан». Ә Бөгелмәдә — «Бөгелмәгаз» ЭПУның структур бүлекчәсе.

Шуңа бәйле рәвештә күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләргә техник хезмәт күрсәтүгә булган барлык килешүләрне яңадан төзергә кирәк. Шәхси торак йортларда лицензияле башка оешма белән килешү булган очракта, килешүнең гамәлдә булуы аның чынлыкта тәмамлануына кадәр дәвам итәчәк.

Килешүләрне яңадан төзү эше 2024 елда дәвам итәчәк. Абонентларга штрафлардан куркырга кирәкми, бигрәк тә рәсми хәбәр килмәсә",-дип белдерде Александр Страхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса