Бөгелмә районында авыл советының яңа бинасы ачылуга әзерләнә
Гомуми мәйданы 87 квадрат метр.
Бөгелмә районында Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелеше тәмамланды. Гомуми сумма 8 миллион сумнан артык. Барлык эшләр башкарылган, объектны 2023 елның августында ачу планлаштырыла.
Административ бина Татарстан җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Гомуми мәйданы 87 квадрат метр. Анда җирлек башлыгы һәм хезмәткәрләре җирле әһәмияттәге төрле мәсьәләләрне хәл итәчәк һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караячак.
Программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле Бөгелмә муниципаль районында авыл җирлекләренең 2 административ бинасы төзелде һәм 7 объектка капиталь ремонт ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа