Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында тәмәке тартуны профилактикалау буенча танып-белү чаралары узды

Иске Исаковода исә “Сәламәт буласың – барысын да булдырасың!” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды. Балалар тәмәке тартуга тискәре карашларын белдерделәр.

19 ноябрь көнне Үзәкләштерелгән район клуб системасы муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре авыл мәдәният учакларында Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Ул чаралар мәдәният йортларында да, онлайн режимда да узды.

Әйтик, Зеленая Роща мәдәният йорты “Үзеңне тормыштан суырма” дигән танып-белү видеосы тәкъдим итте.

Иске Исаковода исә “Сәламәт буласың – барысын да булдырасың!” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды. Балалар тәмәке тартуга тискәре карашларын белдерделәр.

Петровка мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Тәмәке турында бөтен дөреслек” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар белән зарарлы һәм файдалы гадәтләр, инде яшьтән үк үз сәламәтлеге һәм бәхетле киләчәге турында уйланырга кирәклеге турында сөйләштеләр.

Тәмәке тартуның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән тотрыклы тормыш позициясен формалаштыру максатыннан, Татар Димскәе авыл мәдәният йорты белгечләре авыл халкы арасында тематик буклетлар таратты.

Авторы Оксана Садыйкова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса