Бөгелмә районында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 26 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның барысы да өендә дәвалана», - дип искәрттеләр ведомствода.
Авыручылар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге төркемдә – унбер пациент, икенче урында – 60-70 яшьлекләр алты пациент, өченче урында – 18-30 яшьлекләр, шулай ук 50-60 яшьлекләр арасында дүрттәр пациент бар.
26 очракның уникесе Казанга туры килә. Районнар арасында әлеге күрсәткеч буенча Буа (дүрт очрак), Яшел Үзән (өч) һәм Апас (ике) әйдәп бара. Кайбыч, Питрәч, Теләче, Бөгелмә һәм Биектау районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7256 очрагы теркәлгән, 6113 кеше (шуларның 21е – узган тәүлектә) терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа