Ачыклануынча, 20 августка каршы төндә өч ир-егет бик каты сыйланып утыра. Аннары йорт хуҗасы бер кап чәенең югалуын белеп кала һәм, кунакларыннан шикләнеп, тавыш чыгара. Аларның берсе шунда ук чыгып тая, ә икенчесендә теге чәй кабы табыла. Ярсыган хуҗа аңа йодрыклары белән ташланып, буып үтерә.
Әйткәндәй, ул элек тә хөкем ителгән булган.