Объект район территориясендә ит эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк
2020 елда Түбән Кама районында айга 180 тоннага мал сую цехы төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итәчәк. Әлеге цехның булуы район территориясендә ит эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк», - диелә хәбәрдә.
2018 елның май аенда Түбән Кама районында «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы төзелде, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Кооператив районның 26 торак пунктын беренче кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итә. Шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар учреждениеләре җәмәгать туклануына продукция китерүдән кергән табыш 3,9 млн сум тәшкил иткән.
Фото: pixabay.com