Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык Сәламәтлек саклау министрлыгыннан табибка электрон язылуны киңәйтүне сорый

2020 елда Татарстан сәламәтлек саклау үсеше юнәлешләре өчен тавыш бирүдә җиде меңнән артык кеше катнашты.

Татарстанда яшәүчеләр 2020 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының табибка электрон язылу вакытын киңәйтүен тели.

Ведомство өчен бу бурычны татарстанлылар ноябрьдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында барган тавыш бирү ысулы белән билгеләде.

Татарстан халкы министрлык өчен иң мөһим булган максатларны һәм бурычларны сайлый, үз вариантларын тәкъдим итә яки комментарий калдыра алды. Тавыш бирүдә барлыгы 7100гә якын кеше катнашты.

Татарстан халкы, барыннан да элек, УЗИдан файдалану мөмкинлеген сорады, планлы тикшерүне көтү вакытын кыскарту һәм җиһазлар санын арттыруны әйтте. Халык поликлиникаларда табиблар санын һәм табибка электрон рәвештә планлы кабул итүгә язылу өлешен арттыруны сорады.

Шулай ук халык Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының үлем-китем дәрәҗәсен киметүен, «Дуслык поликлиникасы» стандартларын мөмкин кадәр күбрәк гамәлгә кертүен, күбрәк хастаханәләрне ремонтлавын тели. Татарстанлыларның иң күп тавыш биргән мәсьәләләрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы каравына чыгардылар.

Якын арада Татарстан сәламәтлек саклау үсешенең бурыч һәм юнәлешләренең тулы исемлеген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бастырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса