Чүп түгү буенча сорауларыгыз булса
Җәмгыять

Чүп түгү буенча сорауларыгыз булса

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Россиянең “РЭО Радар” экологик операторы мәгълүмат системасы эшли башлавы турында хәбәр итә. Ул чүп түгүгә кагылышлы моң-зарларны кабул итә

8 (800) 600-90-08 номеры тәүлек әйләнәсе һәм radar.reo.ru. сайты ярдәмгә киләчәк. Теләгән һәркем “кайнар линия”гә яисә сайтка үзегез яшәгән торак пунктта чүпне җыю һәм эшкәртүгә кагылышлы сорауларны фотография, видео куеп хәбәр итә ала.