Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды

Бөгелмә районының Кодаш авылы мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы узды.

ТР көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Наилә Базарбаева, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсарова, Бөгелмә мөхтәсибәтенең бүлек җитәкчеләре, шәһәр һәм район имамнары чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Җыелыш имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Аннары Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2019 елда башкарылган эшләре турында хисап слайдларда күрсәтелде. Шулай ук Рамил хәзрәт ТР Диния нәзарәте пленумы карарлары белән таныштырды.

Шуларның берсе - 2020 ел - Татарстан Республикасында татар теле елы дип тану.

Аннан соң шәһәр һәм район имамнары эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Соңыннан Марат хәзрәт Мәрданшин үзенең киңәшләрен бирде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ТР көньяк-көнчыгыш казые Бөгелмә мөхтәсибәтенең эшен югары бәяләде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Чара Изге Коръән аятьләрен уку белән тәмамланды.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе

Рамил хәзрәт Хөснетдинов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса