Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерә

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Бөгелмә стоматология поликлиникасы” җәмгыятендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча закон таләпләренең ничек үтәлешен тикшерде.

Закон буенча гражданинның мөрәҗәгате җаваплы зат тарафыннан 30 көн эчендә каралып, чара күрелергә тиеш. Әмма тикшерү барышында быел 1 июньдә мөрәҗәгать иткән ханымның медцина хезмәтләре күрсәтүгә бәйле консультацияләргә кагылышлы соравына тиешле затлар тарафыннан вакытында җавап бирелмәгәнлеге ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, прокуратура “Бөгелмә стоматологиясе поликлиникасы” ҖЧҖ директорына мөнәсәбәттә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.59нчы маддәсендә каралган хокук бозулар турында административ эш кузгатты.

Моннан тыш, директор исеменә тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләрне бетерүне таләп иткән хат та юлланды.  

Хәзерге вакытта әлеге күрсәтмәләр буенча эш алып барыла.

Рамил ТАҖИЕВ,

Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса