Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бариев: Конституциягә төзәтмәләр үсештәге рухи принципларны һәм приоритетларны ныгытачак

Төп законга кертелгән мөһим төзәтмәләр арасында депутат илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын яклауны билгеләп үтте.

Конституциягә патриотизм, суверенитетны яклауга һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.

"Суверенитетны яклау, территориаль бөтенлекне һәм патриотизм тәрбияләү - Россия гражданнары өчен бик мөһим һәм кирәкле әйберләр. Бу Конституциядә чагылыш табачак, җәмгыять үсешендә рухи принципларыбыз һәм өстенлекләребезне ныгытачак", - дип билгеләп үтте депутат.

Моннан тыш, илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын яңартылган Конституциядә ныгыту территорияне читләштерү турындагы мәсьәләләргә кагылышлы күп кенә проблемаларны хәл итәчәк, дип өстәде М. Бариев.

Султан Исхаков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса