Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар соклангыч парлар – аннан үрнәк алыгыз

Туган республикабыз юбилее – ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә торган бу елда үзләренең Зөбәрҗәт һәм Алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр белән, хөрмәтле газета укучылар, сезне дә таныштырасыбыз килә.

Ел саен май аенда бик матур бәйрәм – Халыкара гаилә көне дип билгеләп үтелә. Үрнәк итеп куярлык күркәм гаиләләр һәр шәһәрдә, һәр авылда бар алар. Ни куаныч, безнең Карабаш бистәсендә дә сикәлтәле тормыш юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче пар канатлы андый гаиләләр аз түгел. Бүгенге сүзебез нур өстенә нур булып, быел Татарстаныбыз юбилее елында үзләренең гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр турында булыр.
 
НУРЕТДИНОВЛАР


Әмир Фатыйх улы белән Минсорур Гариф кызы Нуретдиновлар – Зөбәрҗәт туйларын тигезлектә каршы алу насыйп булган бәхетле пар. Алар 1965 елның 19 апрелендә тормыш юлыннан парлап китәләр дә менә 55 ел инде бергә татулыкта, тигезлектә гомер кичерәләр. Тормышның ачысын-төчесен бергә татып, тырыш хезмәтләре белән үз ояларын ныгытып, ил-көн алдында абруйлы булып, матур яшиләр. 
Бер ул һәм бер кыз үстереп, аларны да олы тормыш юлына чыгарганнар.  
Бүгенге көндә Нуретдиновлар дүрт оныклары һәм алты оныкчыклары бар. Алар да үзләренең уңышлары, күркәм холыклары, ихтирамлы һәм ягымлы мөнәсәбәтләре белән әби-бабаларын куандырып яшиләр. Өлкәннәргә яшәү дәрте, яңадан-яңа шатлыклар, куанычлар өстәп, аларның тормышларын ямьләп яшиләр.


ФӘРДИЕВЛАР


Алемас белән Әнисә​ Фәрдиевлар 1965 елның 31 маенда гаилә корып җибәрәләр. Икесенә дә бу вакытта 25 яшь​ була.    
Гаиләне тулыландырып, бәхетләрен түгәрәк итеп, бер-бер артлы​ өч бала дөньяга килә: ике малай бер кыз. 
Алемас абый лаеклы ялга киткәнче 21нче янгын сүндерү частенда (“ППЧ-21”) янгын сүндерүче була. Истәлекле “Маршал Василий Чуйков”  медале белән бүләкләнә. Әнисә апа “Иркеннефть” ашханәсендә 17 ел пешекче булып эшли. Лаеклы ялга киткәнче технологик-транспорт идарәсендә (УТТ)  хезмәт итә. 
Бүгенге көндә Фәрдиевлар гаиләсе матур картлык кичерә, Зөбәрҗәт туйларын да тыныч күңел белән каршы ала. 
Уллары Айдар – Себердә, кызлары Бөгелмә шәһәренең үзәк шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшлиләр. Ә кече уллары Мансур Австралиядә яши. Алемас абый белән Әнисә апа газиз балалрының, 6 оныкларының уңышларына сөенеп, алар өчен шатлык хисләре кичереп, яшәргә дәрт алып, гомер итәләр.


ЗИННӘТУЛЛИННАР


Алтын туйларын каршы алырга җыенучы Мөдәрис белән Җәмилә Зиннәтуллинар гаиләсе 1970 елның 15 июлендә​ туа. Бу гаиләдәгеләрнең бер гаҗәеп үзенчәлеге бар: алар икесе дә бер үк елны, бер үк көнне дөньяга килгәннәр. Үзенә күрә – язмыш бүләге дими, ни дисең моны?! 
Гаиләдә ике малай үстерәләр: Фәнис белән Әнис. Мөдәрис абый гомере буе технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшли. Җәмилә апа егерме бер ел Карабашның даруханәсендә хезмәт куя. “Рәхәт, тату эшләдек”, – дип искә алалар  хезмәт елларын хөрмәтле ветераннар. 
Ә инде: “50 ел бергә тату яшәүнең сере нидә?” – дип сорагач, Җәмилә апа серле генә елмаеп куйды һәм: “Бер-береңне хөрмәт итеп, кирәк очракларда юл куеп яши белүдә”, – дип җавап бирде...  


ГАЛИМОВЛАР


Бу гаиләнең Алтын туй көнен кыш аенда билгеләп узды. Галимовлар – Карабаш егете Фирүз белән Бөгелмә кызы Гөлсинә  1970 елның 31 гыйнварында, үзләренең мәхәббәт хисләрен мәңгегә берләштереп, гаилә корып җибәрәләр. Гаиләнең бәхетен тулыландырып, дөньяга нәсел дәвамчысы – уллары Ленар туа. Гөлсинә апа 30 елдан артык Карабаш бистәсенең “Саклык банкы” бүлегендә хезмәт куя. Фирүз абый исә 40 елдан артык технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшли, кеше язмышлары өчен зур җаваплылык белән вахта йөртә. 
Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда. Бер берсенә таяныч һәм иптәш булып, дәвамчыларының – оныкларының уңышларына сөенеп, куанып гомер итәләр.

Гомер сукмакларын җитәкләшеп узу бәхетен татып яшәүче, соклангыч бу гаиләләргә карап сокланабыз, яшьләргә үрнәк итеп куябыз. Алга таба да Ходай тигезлектән аермасын, сәламәт булыгыз, бәхетле яшәгез дигән теләктә калабыз. 
Гөлназ ГОБӘЙДУЛЛИНА, 
Карабаш мәдәният йорты хезмәткәре 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса