Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Бөгелмәләр - олы форумда

Бөгелмә үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Айсылу Фәрзетдин кызы Нуретдинова 14 майдан 21 майга кадәр Калининград шәһәрендә булып кайтты. 2016 елда "Китапханәләр башкаласы" дип игълан ителгән бу шәһәрдә быел Россия китапханәләр ассоциациясе ХХI Бөтенроссия конгрессының чираттагы җыены узды һәм анда ТР...

Бөгелмә үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Айсылу Фәрзетдин кызы Нуретдинова 14 майдан 21 майга кадәр Калининград шәһәрендә булып кайтты.

2016 елда "Китапханәләр башкаласы" дип игълан ителгән бу шәһәрдә быел Россия китапханәләр ассоциациясе ХХI Бөтенроссия конгрессының чираттагы җыены узды һәм анда ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасыннан 10 кешелек делегация катнашты.

- Мин бу чарада катнаша алуыма шулкадәр шатмын, эшемдә гомер буена юнәлеш бирерлек тәэсирләр калдырган, файдалы бу форумга бара алу мөмкинлеге биргән өчен Бөгелмә шәһәр хакимиятенә, атап әйткәндә, мәдәният бүлегенә рәхмәтем зур, - ди А. Нуретдинова (рәсемдә).

Конгресс утырышының быелгы темасы "Китапханәләр һәм мәдәни эшчәнлектә яңа технологияләр" дип атала иде. Программа нигезендә барлыгы 53 секция эшләде, анда Россиянең иң алдынгы китапханәләреендә эшләүче 512 кешенең доклады тыңланды.

- Мин үзем шәхсән 3 секция эшендә катнаштым, - дип сүзен дәвам итә Айсылу Фәрзетдин кызы. - "Яшьләр секциясе", "Заманча китапханәдә туган төбәкне өйрәнү", "Яшьләргә китапханә хезмәте күрсәтү" дигән темаларга багышланган иде алар. Сөйләшүләр, тәҗрибә уртаклашулар бик ошады. Үзем өчен күп яңалыклар ачтым, насыйп булса, киләчәктә эшебездә файдалана алырбыз, уңай нәтиҗәсе дә күренер һәм китапханәгә йөрүче укучыларыбыз да моны сизми калмаслар дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса