Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда нәни кыз бала таудан шуганда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Фаҗига 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында була.

Татарстанда өч яшьлек сабый таудан шуганда һәлак булганнан соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Республика прокуратурасында фаҗиганең 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында булганлыгын әйттеләр. Өч яшьлек кызчык берүзе таудан шуып төшкәндә агачка барып бәрелгән.

Башы авыр җәрәхәтләнгән сабыйны Алабуга районы үзәк хастаханәсенә, ә аннан Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киләләр. Бала 3 гыйнварда үлгән.

Күзәтчелек ведомствосында җинаять эшен тикшерү контрольгә алынган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса