Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Мәгълүмат кыры – кеше файдасына

Тормыш мисаллары күрсәткәнчә, аерым категория гражданнар транспорт, җир салымы һәм физик затларның милегенә салына торган салымнарны түләгәндә файдалана ала торган ташламалары турында белмиләр. Милек салымнарына кагылышлы ташламалар турында мәгълүмат алу җиңелрәк булсын өчен www.nalog.ru сайтында "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" дигән интернет-сервис булдырылды. Ресурс салым түләүчеләргә...

Тормыш мисаллары күрсәткәнчә, аерым категория гражданнар транспорт, җир салымы һәм физик затларның милегенә салына торган салымнарны түләгәндә файдалана ала торган ташламалары турында белмиләр. Милек салымнарына кагылышлы ташламалар турында мәгълүмат алу җиңелрәк булсын өчен www.nalog.ru сайтында "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" дигән интернет-сервис булдырылды.
Ресурс салым түләүчеләргә Россия Федерациясе субъектлары властьлары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән салым салуга кагылышлы хокукый актлар турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Белешмәләр ресурсында түбәндәге мәгълүматлар бар:
1. Тиешле территориядә салым билгеләү турында Россия Федерациясе субъекты Законы, җирле үзидарә органының норматив акты турында.
2. Региональ һәм җирле дәрәҗәләрдә билгеләнгән салым ставкалары һәм льготалар турында:
- РФ субъектлары законнары белән - оешмаларга транспорт салымы һәм милек салымы турында;
- җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлары белән - физик затларга җир салымы һәм милек салымы турында.
3. Федераль законнар тарафыннан билгеләнгән салым льготалары турында:
- Россия Федерациясенең Салым кодексы белән - оешмаларга транспорт салымы, милек салымы һәм җир салымы буенча;
- Россия Федерациясенең 1991 елның 9 декабрендә чыккан "Физик затлар милегенә салым турында"гы № 2003-1 нче Законы белән - физик затларның милегенә салым буенча (2015 елның 1 гыйнварына кадәр);
- Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге белән - физик затларның милегенә салым буенча (2015 елның 1 гыйнварыннан башлап).
4. Салым льготаларыннан файдалану хокукын раслау өчен салым органына алып килеп күрсәтәсе документлар турында.
Белешмәләр ресурсында үзегезгә кирәкле мәгълүматларны табу өчен түбәндәге параметрларны кертергә кирәк: сезне кызыксындыра торган салым төрен, тиешле салым чорын, муниципаль берәмлекнең атамасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса