Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Ике бөгелмәле салым буенча бурычлары өчен җирсез һәм машинасыз калган

Түләнмәгән очракта милек бурыч файдасына сатылачак.

Приставлар ике бөгелмәленең машинасына һәм җир участогына салымнар буенча бурычлары өчен арест салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова сөйләде.

Бөгелмәдә яшәүче 44 яшьлек ирнең 100 мең сумнан артык салым бурычы бар. Пристав ир-атка бурычы турында хәбәр итә, тик ул аны түләргә җыенмый, беркайда да эшләми һәм яшәү урыны буенча күренми.

Районның тагын бер кешесе салым һәм кредитлар буенча 330 мең сум күләмендә бурыч җыйган. Суд приставлары бурычлының җир участогына арест сала. Аны сатып, бурычны түләргә мөмкин булачак.

«Ел башыннан суд приставлары кредитлар буенча 3,2 млрд. сумнан артык бурыч һәм 2 млрд. сумнан артык салым түләүләрен түләттергән», – дип билгеләп үтте Лилия Хәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса