Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәнең полиция хезмәткәрләре кесә телефонын урлау очрагын ачыклады

Яшь кешегә китерелгән матди зыянның күләме 10 мең сумга бәялә.

Кесә телефонының урлануы турында 19 яшьлек бөгелмәле Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2020 елның июнь аенда мөрәҗәгать итә. Гаризада ул шәһәр оешмаларның берсендә, төгәлрәге, киенү бүлмәсендә телефонын онытып калдыруы һәм җиһазның билгесез кеше тарафыннан урлануы турында  яза. Яшь кешегә китерелгән матди зыянның күләме 10 мең сумга бәялә.

Полиция бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәреп, телефон урлауда шикле шәхесне ачыклыйлар. Алар элек хөкем ителгән 44 яшьлек бөгелмәлене тоткарлыйлар. Ул әлеге фирмада эшләгән була. Киенү-чишенү бүлмәсе өстәлдә кесә телефонын күргәч, ике дә уйламый,  аны үзенә ала. Әмма файдалана алмый, чөнки телефонда пароль куелган була. Урланган телефонны танышына бирә. Тик ул да аны блокировкадан ала алмый. Ярты елдан артык телефоннан беркем дә файдаланмый.

Хәзерге вакытта кесә телефоны законлы хуҗасына кайтарылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса