Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә банк картасыннан акча урлау очраклары ачылды

Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала.

2020 елның ноябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 52 яшьлек бөгелмәле мөрәҗәгать итә. Ул  полиция хезмәткәрләренә аның банк картасыннан билгесез ысул белән 22 000 сум акча күчерелүе хакында хәбәр итә.

Әлеге факт буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла.

Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала. Әмма ул гаджеттан файдаланмый, бары сим-картасын ала. “Тиз түләүләр” сервисы аша ул 2020 елның 18 октябреннән 23 октябренә кадәр зыян күрүченең акчасын үзенә күчергән, һәм үз ихтыяҗларына сарыф иткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Тикшерү эшләрен үткәргәннән соң, аңа яшәү урыннын ташлап чыгып китмәскә дигән җәза бирелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса