Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә шәһәренең 14 Шәһит урамында төнлә янгын чыккан

2020 елның 20 маенда 23 сәгать 11 минутта 64нче янгын сүндерү частена Бөгелмә шәһәренең14 Шәһит урамындагы бер йорт фатирында ут чыгу турында хәбәр килә.

23 сәгать 16 минутта янгын урынында шундый хәл күзәтелә: тышкы билгеләр буенча янгын күзәтелми, подъездда төтенләнү зур булмый. Коткаручыларны  фатир хуҗасы каршы ала. Ул фатирның кладовой бүлмәсендә әйберләргә ут капканын, янгын сүндерүчеләр килеп җиткән арада аны кул астындагы чаралар белән   сүндергәнен әйтә.

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.  

Янгынның сәбәбе – ут төртү.

      Юрий ХРЕБЕТ, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары,  эчке хезмәт майоры  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса