Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә шәһәр суды: ике бөгелмәле бер юлга сыймаган

Гаепләнүче зыян күрүченең башына, бик авырттырып, йодрык белән суга.

ТР Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә яшәүче бер кешене РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 111нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләү эшен карады.

Узган елның апрель аенда машинада баручы җәяүлег юлына аркылы төшә. Зыян күрүче , юлны аркылы чыгарга омтылып, шоферга кисәтү ясый. Соңгысы исә  машинасыннан чыга да ике кулы белән җәяүленең күкрәк турыннан  курткасын эләктерә. Тегесе дә, аптырап калмый, аный курткасына ябыша.  Шуннан зыян күрүче курткасыннан тотып, аны машинасына алып бара һәм  утыргычына утырта, үзе  машинадан читкә китеп бара. Шулчак ярсыган шофер зыян күрүченең башына йодрыклары белән суга,  көчле физик авыртудан тегесе чүгә, сул якка авып китә.  Гаепләнүченең җинаять гамәлләре гомере өчен куркыныч дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә зыян китерү дип бәяләнә.

Хөкем ителүчегә җәза билгеләгәндә, суд җәзаны йомшартучы шартлар буларак, гаепләнүченең үз гаебен тануын, үкенүен, тәрбиясендә ике баласы булуны, зыян күрүченең дә аңа карата каты җәза таләп итмәвен исәпкә алды.      

Суд аны РФ Җинаятьләр турындагы Кодексның 111нче статьясы, 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм 2 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса