Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә полицейскийлары бер хатын-кызда патроннар тапкан

Шикләнелүче фатирында полиция хезмәткәрләре тарафыннан шкафтагы пыяла банкада 93 данә вак калибрлы патроннар табып алына.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 30 яшьлек хатынның сугыш кирәк-яракларын законсыз саклауга катнашы булуы турында оператив мәгълүмат алган.

Шикләнелүче фатирында полиция хезмәткәрләре тарафыннан шкафтагы пыяла банкада 93 данә вак калибрлы патроннар табып алына.

Шикләнелүче тоткарлана, полиция бүлегенә китерелә, ул патроннарны узган ел танышы бүләк иткән уенчыклар пакетында табып алуын һәм шул вакыттан бирле үз өендә саклавын әйтә.

Бу факт буенча «Коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч җайланмаларны законсыз сатып алу, тапшыру, саклау, ташу яки йөртү» Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 222 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге искә төшерә! Әгәр сезгә коралны законсыз саклау фактлары билгеле булса, бу хакта полиция бүлегенә 8(85594) 6-96-02, 6-95-02, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны 8(843) 291-20-02 аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса