Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарыклар да исән. Халыкның яраткан юнәлешенә светофорның яшел уты янса, туристлык операторларының табышы арта дигән сүз бит бу. Әнә бит, туристлык операторлары тәкъдимнәре арасында июльнең беренче атнасында гына россиялеләр тарафыннан броньланган турлар арасында Төркия лидерлар рәтенә чыккан.
Казанлылар да башкалардан ким түгел. Татарстан башкаласында хезмәт күрсәтә торган туристлык операторлары телефоннары бер минутка да тынмый ахры: кайчан шалтыратсаң да "занято" күрсәтә. Димәк, турпутевкалар сату актив бара.
Ләкин шул ук вакытта бу вәзгыять россиялеләр көткәнчә килеп чыкмаган: Төркия юнәлешенә бәяләр очсыз түгел. Туристлык пакетларының шактый кыйммәт булуы төбәкләрдә чартер рейсларының булмавына бәйле. Ә аның программасын ачу өчен Хөкүмәт тарафыннан аерым карар һәм Росавиациянең махсус рөхсәте кирәк. Туристлык өлкәсе вәкилләре быелгы бәяләрне былтыргылар белән чагыштырганда - 40, ә кайбер очракларда 50 процентка артык, дип белдерә.
Казаннан булмаса, Мәскәүдән очабыз...
Мисал өчен, Казандагы бер туристлык операторы хезмәткәре Регина әйтүенчә, хәзергә Казаннан Төркиягә чартер рейслары юк. Ял урыннарының энҗесе булган илдә диңгездә коенасың килсә, башта кесәңне берничә меңгә такырайтып Казаннан Мәскәүгә очарга туры киләчәк. Аннан соң гына Мәскәүдә сине туристлык операторы хезмәткәре каршы алачак. Кайтканда да Мәскәү - Казан юлы өчен аерым акча алып куюны онытмавың хәерле.
- Без үзебез дә Казаннан Төркиягә чартер рейслары ачылганын түземсезләнеп көтәбез. Әмма аларның кайчан ачылачагын гына белмибез. Хәзерге вакытта операторыбыз чартерлы рейслар ачу буенча килешүләр алып бара. Ләкин шул ук вакытта Мәскәүдән булган турларны халык күпләп сатып ала, самолетлар тулы, - дип белдерә Регина.
Мәсәлән, Төркиянең Кемер, Анталия шәһәрләрендә июльдә 9 көнлек тур өчен ике кешегә 3 йолдызлы кунакханәдә ял итү 64 мең сумнан башлана. Әлеге кунакханәдән диңгезгә барыр өчен 10 минут җәяү тәпилисе була. Ә инде иртән иртүк диңгез шавын ишетеп уянырга теләсәгез, 70 меңнән артык акчаны чыгарып салырга туры киләчәк. Сентябрь аена исә бәяләр бераз кими төшә, чөнки июль-август айлары Төркия юнәлешендә иң җылы ай булып санала.
Бәяләрне чагыштырып тормагыз!
Төркия юнәлеше татарстанлыларны бик кызыксындыра. Бу юнәлешкә сорауларның күп булуы шуның турында сөйли. Туристлык операторы хезмәткәре әйтүенчә, Төркия турларына быелгы бәяләрен былтыргылары белән бөтенләй чагыштырырга кирәкми. Чөнки, беренчедән, 2015 елның ноябреннән бирле Төркиягә турлар сатылмаган. Икенчедән, доллар курсы үсә. "Быел бәяләр тотрыклы түгел, көн саен үзгәреп тора", - ди туристлык операторы белгече.
Төркиядә ял итү дигәндә, анда даими рәвештә терактлар булуы да россиялеләрне куркытмый сыман. Курыксалар Төркия шәһәрләрендәге турларга "ябырылмаслар" иде, мөгаен. Туристлык операторлары хезмәткәрләренең исә ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаулары көн кебек ачык. "Бу юнәлешкә юл ачылган икән, димәк, куркырга кирәкми", - дип ышандыра алар.
Әлбәттә, Төркия юнәлешенә бу бәягә барырга риза булмаучылар да шактый. Алар исә чартер рейсларының ачылганлыгын дүрт күз белән көтә. Ә әлегә Россия туристлык операторлары ассоциациясе вәкилләре бу юнәлештәге чартер рейсларына чынлыкта ихтыяҗның күпме булуын саный. Россиянең Транспорт министрлыгы исә тиешле квоталарны карый.
Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов әйтүенчә, Казаннан Төркия юнәлешендәге рейсларны ташлама белән август аеннан алырга мөмкин булачак. Ләкин бу барысы да яхшы булган очракта гына. Якын көннәрдә Төркиягә чартер рейслары ачылу вакыты рәсми рәвештә игълан ителергә тиеш. Ул очракта Россия туристлары Төркия юнәлешендәге турларны 30 процентка кимрәк сатып алачак.
Төркиядәге ял: чартер рейсларын кайчан көтәргә?
Россиядә Төркиягә "юл ачылу" быел Кырым һәм Сочида ял итәргә өлгерми калганнарга сөенечле яңалык булды. Сабыр төбе - сары алтын, дип белми генә әйтмиләр шул. Көтә белгән морадына ирешә. Хәер, ял итүчеләргә генә түгел, бу яңалык туризм өлкәсендә эшләгән кешеләргә дә файдага гына. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарыклар да...
Россиядә Төркиягә "юл ачылу" быел Кырым һәм Сочида ял итәргә өлгерми калганнарга сөенечле яңалык булды. Сабыр төбе - сары алтын, дип белми генә әйтмиләр шул. Көтә белгән морадына ирешә. Хәер, ял итүчеләргә генә түгел, бу яңалык туризм өлкәсендә эшләгән кешеләргә дә файдага гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа