Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Төркиядә Эрдоган үлем җәзасын кайтарырга җыенуын белдерде

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган 16 апрельдә узган референдумның нәтиҗәләреннән соң үз стратегиясен тормышка ашыра башлады. Анадолу агентлыгы хәбәр итүенчә, бюллетеньнәр саналып беткән, Төркиядә президент идарәсе системына күчү өчен сайлаучыларның 51,41 проценты тавыш биргән. Референдумнан соң беренче эш итеп, Эрдоган үлем җәзасын кайтару турында игълан итте. Әгәр ул моңа ирешсә, Төркиянең...

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган 16 апрельдә узган референдумның нәтиҗәләреннән соң үз стратегиясен тормышка ашыра башлады. Анадолу агентлыгы хәбәр итүенчә, бюллетеньнәр саналып беткән, Төркиядә президент идарәсе системына күчү өчен сайлаучыларның 51,41 проценты тавыш биргән.

Референдумнан соң беренче эш итеп, Эрдоган үлем җәзасын кайтару турында игълан итте. Әгәр ул моңа ирешсә, Төркиянең Европа берлегенә керү турындагы сөйләшүләре тагын да катлауланачак. Европа берлегендә үлем җәзасы тыелган.

16 апрельдә узган референдумда Төркия ватандашлары "Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме" дигән сорауга җавап бирде. Референдумда җиңү илдә хакимиятнең зур өлеше президентка күчүен, премьер-министр вазифасы бетерелеп, аның урынына вице-президентлар билгеләнүен аңлата.

Төркия оппозициясе референдумның нәтиҗәләрен "канунсыз" дип атады һәм тавыш бирү вакытында канун бозулар булды дип белдерде.

shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса