Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Трамп президент хезмәт хакыннан баш тарткан

АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза "ТАСС". "Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым - юк, - дигән Трамп. - Закон буенча...

 

АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза "ТАСС".

"Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым - юк, - дигән Трамп. - Закон буенча миңа 1 доллар булса да алырга туры киләчәк, шуңа күрә минем еллык хезмәт хакым 1 доллар булачак".

Республика партиясеннән сайланган Трамп Америкада Президентның хезмәт хакы күләме турында белмәвен әйткән. Журналист аңа, Ак йорт хуҗасы елына 400 мең доллар хезмәт хакы алуын әйткәч, "Мин бу хезмәт хакын кабул итмәячәк, мин кабул итмәячәкмен", - дип кабатлаган Трамп.

"Forbes" журналы бәяләгәнчә, агымдагы елның сентябренә Трампның байлыгы 3,7 миллиард долларга бәяләнә. Үткән ел белән чагыштырганда ул 800 миллион долларга кимегән. Америка тарихында Трамп кебек үк моңа кадәр Джон Кеннеди һәм Герберт Гувер да президент хезмәт хакыннан баш тарткан булган.

татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса