Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә томан һәм яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 30 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр да явачак. Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8,...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 30 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр да явачак.

Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 10-15 градус җылы булачак. Казанда төнлә - 6-8, көндезге сәгатьләрдә 12-14 градус җылы булыр дип фараз кылына.

1 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Һава температурасы 4-9 градус җылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса