Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстанда бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаучылар 2 тапкыр арткан

Республикада 25 меңләп кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм. Моның сәбәпләрен бүген "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Эльвира Лабашова ачыклады. "Җәй айларында чит илгә чыгарга теләп тә, бурычлары аркасында чыга алмаучылар саны күбәя. Быел алар 2 тапкырга артты һәм 25...

 

Республикада 25 меңләп кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм. Моның сәбәпләрен бүген "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Эльвира Лабашова ачыклады.

"Җәй айларында чит илгә чыгарга теләп тә, бурычлары аркасында чыга алмаучылар саны күбәя. Быел алар 2 тапкырга артты һәм 25 меңгә җитте. Бу гражданнар арасында ял итәргә баручылар гына түгел, чит илләргә хезмәт урыннарыннан җибәрелүчеләр дә бар", - бар диде суд приставлары хезмәте вәкиле.
 
1 гыйнвардан гамәлдә булган закон нигезендә чикләүләр бурычлары 10 мең сумнан артык булган гражданнарга кагыла. Эльвира Лабашова фаразлавынча, киләчәктә закон чыгару органнары транспорт салымын түләмәүчеләргә карата да шундый ук чикләүләр кертүче закон проекты әзерләргә мөмкин.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса