Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Станцияләр яңартыла

Ленинград өлкәсендә "Татнефть" җәмгыятенең реконструкциядән соң ике ягулык салу станциясе кабат эшли башлады. Аларның берсе - 357 нче номерлысы - Ломоносов районының Кипень авылы янында - Нарва шоссесының 42 нче километрында урнашкан, 358 нче номерлы икенчесе - шул ук Ломоносов районының Лаголово авылы янында, Кингиссепс шоссесының 31 нче километрында.

"Татнефть"нең барлык автозаправка станцияләрендәге кебек үк, бу станцияләр дә өзеклексез эшләү өчен заманча җиһазландырылган, ягулыкның сыйфаты ягыннан да, клиентларга хезмәт күрсәтү ягыннан да иң югары таләпләргә җавап бирәләр. Бу яңартылган станцияләрдә дизель ягулыгы да, "Евро-5" стандартына туры килә торган "Аи-95", "Аи-92" маркалы бензин да бар. Шунда ук туклану продуктлары, автотоварлар сатыла торган кибетләр эшли. Клиентларга "Татнефть" фирмасы автомайлары тәкъдим ителә.
Түләгәндә җәмгыятьнең һәм кулдаш компанияләрнең ягулык карталары, банк карталары файдаланыла, ягулыкка ташламалар системасы да каралган.
Теләгән клиентлар автомобиленең салонын тузан суырткыч белән чистарттыра, тәгәрмәчкә тын керттерә, пыяла юу бачогына су салдыра ала. Автозаправка станцияләре территориясе машиналарны куяр өчен киң, уңайлы итеп эшләнгән, чыбыксыз Wi-Fi эшли, ә димәк, интернетка да тоткарлыксыз кереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса