Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сәләтле балалар саны – Бөгелмәдә иң күбе

Бөгелмәнең сәләтле балалары республикага үрнәк булып тора. Моны дәллиләп, Бөгелмәдә "Сәләтле мәктәп балалары белән эш оештыруның көнүзәк сораулары" исемендәге республика семинары уздырдылар. Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнашты. Семинаркиңәшмә Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат базасында оештырылды. Бу аңлашыла да. Әлеге белем бирү учреждениесе сәләтле балалар саны белән...

Бөгелмәнең сәләтле балалары республикага үрнәк булып тора. Моны дәллиләп, Бөгелмәдә "Сәләтле мәктәп балалары белән эш оештыруның көнүзәк сораулары" исемендәге республика семинары уздырдылар.
Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнашты. Семинаркиңәшмә Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат базасында оештырылды. Бу аңлашыла да. Әлеге белем бирү учреждениесе сәләтле балалар саны белән горурлана ала. 20 ел эчендә биредә 450дән артык бала белем алган, шуларның һәр тугызынчысы - медаль иясе. Хәзер алар Россия, Татарстан, Төркия, Австралия һәм Кытайда белемен ныгыта, югары белем ала. Бүгенге көндә лицейда 174 егет һәм 101 кыз укый. Быел аларның 30га якыны Россия, республика олмипиадаларында катнашып, күптөрле җиңүләр яулаган, 32се призер исеменә лаек булган. Биредә талантлы балалар саны районның башка мәктәпләренә караганда күбрәк. Шуңа күрә республика белгечләре лицейга тәҗрибә уртаклашырга килде.
Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта 8 нче сыйныфтан балалар физика-математика циклын инглиз телендә үзләштерә башлый. Шуңа күрә биредә Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре Россия һәм республика нәтиҗәләреннән югары.
Педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу ике өлештә барды. Башта педагоглар, килгән кунаклар лицейның көнкүреше белән танышты, аннары практик өлешне узар өчен 8 нче мәктәптә оештырылган кызлар интернатына юл алды. Анда укытучылар ачык дәресләрдә, мастер-классларда булды.
"Сәләтле балаларга талантлы укытучылар кирәк. Бу мәсьәлә - иң актуаль сорауларның берсе. Сәләтле укучылар белән даими рәвештә алып барыла торган эш, консультацияләр, факультатив дәресләр, олимпиада клублары оештыру педагоглар эше һәм ул нәтиҗәле булырга тиеш", - дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры урынбасары И. Мөхәммәтов. Республикакүләм оештырылган әлеге чара түгәрәк өстәл артында уздырылган киңәшмә белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса