Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

ШƏФКАТЬ ТУТАШЛАРЫ КИҢƏШТЕ

Ап-ак халатлы шəфкать туташлары ул көнне поликлиниканың конференцзалына җыелды. "Əкрен үсүдəн курыкма, үзгəрешсез калудан курык" дигəн шигар астында шəфкать туташларының беренче совет утырышы булып узды. Кытайларның девиз итеп алган зирəк сүзлəре бүгенге урта медицина персоналының эш бурычларын ачык билгели кебек. Бу үз эченə теоретик һəм гамəли белемнəрне күтəрү, пациентлар белəн...

Ап-ак халатлы шəфкать туташлары ул көнне поликлиниканың конференцзалына җыелды. "Əкрен үсүдəн курыкма, үзгəрешсез калудан курык" дигəн шигар астында шəфкать туташларының беренче совет утырышы булып узды.

Кытайларның девиз итеп алган зирəк сүзлəре бүгенге урта медицина персоналының эш бурычларын ачык билгели кебек. Бу үз эченə теоретик һəм гамəли белемнəрне күтəрү, пациентлар белəн эшлəү формаларын яхшырту, һөнəрнең абруен күтəрү юнəлешендə эшлəүне ала. Мондый советлар зуррак дəвалау- профилактикалау учреждениелəрендə оешкан иде инде. Поликлиникада 170 шəфкать туташы эшли, һəркайсысы - үз урынында алыштыргысыз белгеч. Дəвалау эшчəнлегендə урта звено вəкиллəренең əһəмияте ни дəрəҗəдә зур булуы турында Бөгелмə үзəк район хастаханəсе баш табибы, кайчандыр үзенең дə беренче белгечлеге "сестринское дело" булган Владимир Гуров болай ди:

- Минем табиблык эшчəнлегем поликлиникада башланды. Бер сменага йөздəн артык пациент кабул итəргə туры килгəн чаклар да булды. Яшь белгеч өчен коточкыч күлəм кебек. Əмма нəкъ менə бергə эшлəгəн шəфкать туташларының үз эшлəрен белүлəре, оста башкарулары, тиешле дəрəҗəдə оештырулары нəтиҗəсендə, көненə 120шəр кешене кабул итə ала идек. Шəфкать туташлары советын оештыру - баш табибның поликлиника буенча урынбасары Рамил Миргалимов идеясе. Советның составы да аның җитəкчелегендə оештырылды, рəисе дə сайланды, нигезлəмəсе дə расланды. Поликлиниканың баш шəфкать туташы - совет җитəкчесе Альбина Хөснетдинова секторларның эше турында сөйлəде. Клиника-экспертиза эшлəре буенча баш табиб урынбасары Ирина Губина поликлиниканы Яңа ел бəйрəменə бизəү бəйгесенə йомгак ясады, төрле бүлеклəр төрле номинациялəрдə Дипломнарга лаек булды, җиңүчелəргə акчалата бүлəклəр дə бирелде. Яшь буыннарның остазларына - əле күптəн түгел генə лаеклы ялга китүчелəргə дə баш табиб Рəхмəт хатлары, чəчəклəр тапшырды. Шəфкать туташлары советының чираттагы киңəшмəсе алдагы айда узачак.

Гөлчəчəк ВƏЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса