Сабан туе – күңелле бәйрәм!
Менә тагын җәй килде, бар тирә-яктагы табигать гүзәлләнеп, яшел күлмәген киде һәм кабат, барча халыкны шатландырып, Сабан туе бәйрәме җитте.
Г.ӘХМӘТҖАНОВА,
3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бу көнне 3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасында (мөдире - Н.Шакирҗанова) иртә таңнан эш кайнады: күңелле бәйгеләр үткәрү өчен каралган җиһазлар һәммәсе дә үз урыннарына җайлап куелды, ә бәйрәмнең барлык йолаларына туры китереп бизәлгән мәйданнан күңелле татар көйләре агылды.
Милли киемнәр кигән балалар һәм тәрбиячеләр мәртәбәле кунакларны каршы алды, бу 32 нче "Непоседы" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иде. Шулай ук бәйрәмгә бүләкләр белән Сөмбел Гәрәева җитәкчелегендә "Ак калфак" клубы әгъзалары да килде.
Чара кунакларны сәламләү белән башланып китте. Тәрбиячеләр В.Галиева һәм Т.Лакомкина чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка күңелле милли уеннар үткәрделәр. Балалар бирелеп, ярышларда катнашучыларга көч биреп тордылар.
32 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дәртле биюләре дә (музыка җитәкчесе - А.Вәлиева) тамашачыларны битараф калдырмады. Бәйрәмнән бер кеше дә бүләксез китмәде, бигрәк тә балалар канәгать калдылар.
Азактан мәйдан биючеләр белән тулды, берсе дә урынында утырып тора алмады. Күңелле бәйрәм бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. "Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар халкының гореф-гадәтләренә туры китереп, үзләренең күршеләрен - "Непоседы" балалар бакчасы нәниләрен сыйладылар. "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе С.Гәрәева тәрбиячеләр коллективына үз микрорайоннарында татар милләте мәдәниятен күтәрүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Сабан туеның тамашачылары булып биредә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары һәм якын-тирәдәге урамнарда яшәүчеләр дә килгән иде.
Безнең балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе менә шулай бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа